Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Атам бѳтенесен дә Миңа тапшырды. Улын Атасыннан башка һичкем белми. Улыннан башка Атасын һичкем белми, һәм Улы Аны кемнәргә ачарга тели, шул кешеләрдән башка Атаны һичкем белми. Миңа һәммәсе дә Атам тарафыннан бирелде; Улының кем икәнен Атасыннан башка беркем дә белми, һәм Атасының кем икәнен Улыннан һәм Улы белдерәсе килгән кешедән башка беркем дә белми. Гайсә, Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә, тавышын кѳчәйтеп, болай диде:– Сез Мине беләсез һәм кайдан икәнемне дә беләсез. Ләкин Мин Үземнән Үзем килмәдем, һәм Мине Җибәрүче хак. Сез Аны белмисез, ә Мин Аны беләм, чѳнки Мин Аннан килдем, Мине Ул җибәрде. Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз.
Выбор основного перевода