Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.
Хѳкем исә шуннан гыйбарәт: дѳньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар.
Гайсә тагын халыкка сѳйләде. Ул:– Мин – дѳньяга яктылык. Минем артымнан баручы караңгылыкта йѳрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак, – дип әйтте.
Мин дѳньяда вакытта, Мин – дѳньяга яктылык.
Шунда Гайсә аларга:– Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын ѳчен, яктылык бар чагында йѳреп калыгыз, чѳнки караңгыда йѳрүче кая барганын белми.