Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ул читкәрәк китте һәм, җиргә егылып, мѳмкин булса, газаплар сәгате Үзеннән үтеп китсен иде дип, дога кылды. Ѳченче тапкыр әйләнеп килеп, Ул әйтте:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Җиткәндер! Вакыт җитте: менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырыла. Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. Яһүд чыгып киткәч, Гайсә әйтте:– Хәзер Адәм Улы данланды һәм Аның аша Аллаһы данланды. [Аллаһы Аның аша данлана икән] Ул да Адәм Улын Үзендә данлаячак, һәм шунда ук данлаячак. Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла.
Выбор основного перевода