Һируд йортында идарә итүче Хузас хатыны Йохана, Сусанна һәм башка күп хатыннар да Аның белән иделәр. Хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде.
Гайсә аларга:– Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнең арада берегез иблис, – диде.
Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун улы Яһүд Искариот хакында әйтте.
Акча янчыгы Яһүдтә булганлыктан, кайберәүләр: Гайсә аңа бәйрәм ѳчен безгә кирәк булган әйберләрне сатып алырга, яки фәкыйрьләргә нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйладылар.