Ул Гайсәнең нинди кеше булуын күрергә тырышып йѳрде, ләкин кыска буйлы булганлыктан, халык арасыннан Аны күрә алмады,
Һируд исә, Гайсәне күреп, бик шатланды, чѳнки ул Аның хакында ишеткәнлектән, күптәннән Аны күрәсе килеп йѳргән һәм Аңардан нинди дә булса могҗиза күрермен дип ѳметләнгән иде.
Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:– Минем артымнан бар, – диде.