– Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә.
Гайсә аңа карады һәм ул Аның күңеленә хуш килде. Ул аңа әйтте:– Сиңа тик бер нәрсә җитми. Бар һәм нәрсәң бар, шуны сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр.
Моны ишеткәч, Гайсә аңа әйтте:– Сиңа әле бер нәрсә җитми: нәрсәң бар, барысын да сат һәм фәкыйрьләргә ѳләш, шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр.