Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Ул исә аларга әйтте:– Мин шайтанның күктән яшен кебек егылып тѳшүен күрдем. Гайсә:– Мин бу дѳньяга, күрми торганнар – күрсен, ә күрә торганнар – сукырайсын дип, хѳкем итү ѳчен килдем, – дип әйтте. Сезнең белән күп сѳйләшмәм инде, чѳнки бу дѳньяның мирзасы килә. Аның Миндә һичнәрсәсе юк. хѳкемкә карата, чѳнки инде бу дѳньяның мирзасы хѳкем ителде. Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр. Шул вакытта сез бу дѳньядагы явыз гадәтләргә, һавадагы рухи кѳчләр белән идарә итүчегә, Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез.
Выбор основного перевода