Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Шул шәһәрдә яшәүче гѳнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей ѳендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде. Ул Гайсәнең артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сѳртеп, Аның аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады. Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: «Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатынның нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гѳнаһлы хатын», – дип уйлады. Мәрьям һәм аның апасы Марта яшәгән Бәйтәния авылында Лазар исемле бер кеше авырый иде. Шулай дигәннән соң Ул кѳчле тавыш белән:– Лазар! Чык! – диде. Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йѳзе яулык белән капланган иде. Гайсә:– Чишегез аны, йѳрсен, – диде. Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашканда, бәйрәм алдыннан пакьләнергә дип, Иерусалимга илнең тѳрле почмакларыннан күп халык килде.
Выбор основного перевода