Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Күктән:– Бу Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым, – дигән тавыш килде. Петер сѳйләгән вакытта балкып торган болыт тѳшеп, аларны каплады. Һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Ул Минем куанычым. Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. Күктән: «Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым!» – дигән тавыш килде. Шул вакытта болыт тѳшеп, аларны каплады һәм болыт эченнән: «Бу – Минем сѳекле Улым, Аны тыңлагыз!» – дигән сүзләр ишетелде. һәм Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде. Күкләрдән:– Син – Минем сѳекле Улым. Син Минем куанычым! – дигән сүзләр ишетелде. Болыттан:– Бу – Минем сайлап алынган Улым. Аны тыңлагыз! – дигән сүзләр ишетелде. Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын һәм Аллаһы фәрештәләренең Адәм Улы янына күтәрелеп иңүләрен күрерсез, – диде. Мине җибәргән Ата Минем хакта Үзе шаһитлек бирде. Сезнең беркайчан да Аның тавышын ишеткәнегез, йѳзен күргәнегез юк. Яһүд чыгып киткәч, Гайсә әйтте:– Хәзер Адәм Улы данланды һәм Аның аша Аллаһы данланды. Син тапшырган эшләрне башкарып чыгып, Мин Сине җирдә данладым. Хәзер Син, Атам, дѳнья яратылганга кадәр Минем Синең белән булгандагы даным белән Үз яныңда Мине данла.
Выбор основного перевода