Сезнең хакта күп сѳйләп, сезне хѳкем итә алыр идем. Әмма Мине Җибәрүче хак, һәм Аннан нәрсә ишетсәм, Мин дѳньяга шуны сѳйлим.
Гайсә аларга әйтте:– Сез Адәм Улын күтәргәч, Минем мәңге бар икәнемне һәм Үзлегемнән һичнәрсә эшләмәвемне, бәлки, Атам ничек ѳйрәткән булса, шулай сѳйләвемне белерсез.
Гайсә аңа:– Мин – юл, хакыйкать һәм тормыш. Минем аркылы үтмичә, Атам янына беркем дә килә алмаячак.