Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
Параллельные места
Сезгә хак сүз әйтәм: хѳкем кѳнендә Сәдүм белән Гамура шәһәрләренә бу шәһәргә караганда җиңелрәк булыр. Сезне тыңлаучы Мине тыңлый, сезне кире кагучы Мине кире кага; Мине кире кагучы исә Мине Җибәрүчене кире кага. Чѳнки Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сѳяк җелегеннән аера. Ул безнең йѳрәгебездәге уй-фикерләребезне хѳкем итә. Аның авызыннан, халыкларга сугар ѳчен, үткен кылыч чыгып тора, һәм Ул Үзе алар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәчәк. Ул Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының ярсу һәм ачу шәрабын изгечтә изә.
Выбор основного перевода