Шулай дигәннән соң Ул кѳчле тавыш белән:– Лазар! Чык! – диде.
Шул вакыт үлгән кеше килеп чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, йѳзе яулык белән капланган иде. Гайсә:– Чишегез аны, йѳрсен, – диде.
Мәрьям янына килгән яһүдләрнең күбесе, Гайсә кылган эшләрне күреп, Аңа иман китерделәр.