Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буена урнашкан. Шуннан соң Петер аларны ѳенә алып керде һәм кунак итте, ә иртәгесен алар белән китте. Яфудан булган кайбер туганнар дә аларга иярделәр. һәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: безнең дини канун буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йѳрергә рѳхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте. Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун ѳендә кунакта», – диде.
Выбор основного перевода