Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин фәкать шуны беләм: барлык шәһәрләрдә мине богаулар һәм хәсрәт кѳтә. Изге Рух шулай ди. Ул, безнең янга килеп, Паулның билбавын алды һәм үзенең кул-аякларын бәйләде. – Изге Рух әйтә: Иерусалимдагы яһүдләр бу билбауның иясен менә шулай бәйләячәкләр һәм мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар, – диде Һагәб. һәм гаепләүләрнең яһүдләр канунына кагылышлы икәнлеген белдем, аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады. Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сѳйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. Яһүдләр мине биш тапкыр, һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә камчы белән суктырдылар. Мине ѳч мәртәбә таяк белән кыйнадылар, бер тапкыр ташлар атып үтерергә теләделәр, мин ѳч мәртәбә кораб һәлакәтенә очрадым, бер тѳн һәм бер кѳнне ачык диңгездә үткәрдем. Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар һѳҗүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән һәм мәҗүсиләрдән куркыныч янады, шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем. Хәлдән тайганчы һәм йончыганчы эшләдем, тѳннәремне еш кына йокысызлыкта үткәрдем, ачлыктан һәм сусаудан җәфа чиктем, еш кына ашарга җитәрлек ризыгым булмады, чатлама суыкта һәм ялангач яшәдем. Читтә булган маҗаралардан тыш, мин һәркѳн барлык иман итүчеләр бердәмлекләре хакында хәсрәт чигәм.
Выбор основного перевода