Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кѳн тугач, кайбер яһүдләр бергә җыелып явыз ният кордылар һәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр. Ант итүчеләрнең саны кырыктан артык иде. Алар, баш руханилар һәм аксакаллар янына килеп: – Без Паулны үтермичә торып һичнәрсә ашамаска җитди рәвештә ант иттек. Ә сез хәзер, Югары киңәшмә белән берлектә, аның хакындагы эшне тѳгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны сезнең янга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз һәм ул юлда чагында аны үтерербез, – диделәр. Паулның сеңлесенең улы, аларның явыз нияте турында ишетеп, ныгытмага килде һәм бу турыда Паулга әйтте. Паул исә, йѳзбашларының берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чѳнки аның аңа әйтәсе сүзе бар, – диде. Йѳзбашы егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килде. – Тоткын Паул бу егетне сезнең яныгызга алып килүемне сорады. Ул сезгә нәрсәдер әйтергә тели. Гаскәриләр башлыгы, егетнең кулыннан тотып, аны читкәрәк алып китте. – Син миңа нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аннан. – Яһүдләр, Паул хакындагы эшне тѳгәлрәк тикшерү ѳчен дигән булып, иртәгә сездән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүегезне сорарга сүз куештылар, – дип җавап бирде егет. – Ләкин сез аларны тыңламагыз, чѳнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска һәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, алар сезнең сүзегезне генә кѳтәләр. Шуннан соң гаскәриләр башлыгы егеткә: – Моны миңа сѳйләвең турында беркемгә дә әйтмә, – дип, аны кайтарып җибәрде. Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йѳзбашын чакырып алды. – Ике йѳз җәяүле, җитмеш атлы һәм ике йѳз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр. Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып җиткерегез, – диде ул аларга. Һәм шундый эчтәлекле хат язды: «Кләүди Лусидән мѳхтәрәм идарәче Филикескә сәлам! Яһүдләр бу кешене тотып алганнар һәм үтерергә җыеналар иде. Мин, аның Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым. Аннары, аны ни ѳчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яһүдләрнең Югары киңәшмәсенә алып килдем һәм гаепләүләрнең яһүдләр канунына кагылышлы икәнлеген белдем, аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады. Үзләренә мәрхәмәт күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимга чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар.
Выбор основного перевода