Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак. Аның сүзләрен кабул итүчеләр чумдырылдылар, һәм ул кѳнне иман итүчеләргә ѳч меңгә якын кеше кушылды. Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул кѳннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең тѳрле урыннарына таралдылар. Рәсүлләр һәм бѳтен Яһүдиянең буеннан-буена яшәгән иман итүче туганнар яһүд булмаган кешеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр. Петер Иерусалимга килгәч, яһүдләр: – Син сѳннәтсез кешеләр янына кереп алар белән ашагансың, – дип, аны тиргәделәр. Петер Иерусалимга килгәч, яһүдләр: – Син сѳннәтсез кешеләр янына кереп алар белән ашагансың, – дип, аны тиргәделәр. Һәм Петер аларга җентекләп сѳйләп бирде: – Мин Яфу шәһәрендә дога кыла идем һәм, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, бер илаһи күренеш күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер дүрт почмагыннан тотып күктән минем яныма тѳшерелде. Мин аның эченә күз ташладым һәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннарны, җәнлекләрне, сѳйрәлүчеләрне һәм киек кошларны күрдем. Шуннан соң: «Тор, Петер, боларны суй һәм аша», – дигән тавыш ишеттем. «Юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнең кергәне юк», – дидем мин. Күктән аваз миңа икенче тапкыр: «Аллаһы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде. Бу ѳч тапкыр кабатланды һәм бѳтенесе тагын күккә тартып алынды. Нәкъ шул вакыт мин булган йорт алдына Кайсариядән минем янга җибәрелгән ѳч кеше килеп басты. Рух миңа: «Һич тә шикләнмичә алар белән бар», – диде. Хәзер минем янымда торучы бу алты туган да минем белән бергә барды. Без ул кешенең ѳенә килеп җиттек. Ул безгә ничек итеп үз ѳендә фәрештәне күрүе хакында сѳйләде. Фәрештә аңа: «Петер исемле Шимунны чакыру ѳчен Яфуга кешеләр җибәр. Ул сиңа сѳйләячәк сүзләр аша син үзең һәм бѳтен йортың котылачак», – дип әйткән. Мин сѳйли башлагач, башта безгә иңгән кебек, аларга да Изге Рух иңде. Шулвакыт мин Раббының: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз», – дигән сүзләрен хәтергә тѳшердем. Шулай итеп, без Раббы Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаһы аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем мин? – диде Петер. Моны ишеткәч, иман итүче туганнар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүд булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр. Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр, яһүдләргә генә вәгазьләп, Фойникә ѳлкәсенә, Кипрга һәм Антиухея шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар һәм күринилеләр, Антиухеягә килгәч, яһүд булмаганнарга да Раббы Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сѳйләделәр. Раббының кѳче алар белән булды, һәм бик күпләр, инанып, Раббыга таба борылдылар. Бу хактагы хәбәр Иерусалимдагы иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм Барнабны Антиухеягә җибәрделәр. Антиухеягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәтенең җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Раббыга чын күңелдән тугры булып калырга ѳндәде. Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды. Шуннан соң Барнаб Шаулны эзләргә дип Тарска китте һәм, аны табып, Антиухеягә алып килде. Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очраштылар, күп кешеләрне ѳйрәттеләр. Иң беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухея шәһәрендә атый башладылар. Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм кѳннән-кѳн иман итүчеләрнең саны арта барды. Шулай итеп, әгәр Мәсихтә күңелегезне күтәрәсез икән, әгәр Аның мәхәббәте сезгә юаныч бирә икән, әгәр сез Рух аша аралашасыз икән, әгәр сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән, минем шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикергә ия булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат һәм бердәм нияттә булыгыз. Безгә какшамас патшалык бирелә, шуңа күрә, әйдәгез, рәхмәтле булыйк һәм Аллаһыга мәгъкуль рәвештә тирән ихтирам белән, куркынып Аңарга табыныйк,
Выбор основного перевода