Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше. Мин Раббының юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап зинданнарга ташлаттым. Моның шулай икәнен баш рухани һәм аксакаллар киңәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшекътә яшәүче яһүд туганнарга хат алып, шул юлдан баручы дәмәшекълеләрне җәзалау ѳчен, аларны богаулап Иерусалимга алып килергә дип, Дәмәшекъкә бара идем. Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, кѳн уртасындарак, кинәт күктән кѳчле яктылык тѳште һәм минем тирә-ягымны яктыртты. Мин җиргә егылдым һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишеттем. Мин: «Син кем, Әфәнде?» – дип җавап бирдем. «Мин – син эзәрлекли торган насаралы Гайсә», – диде Ул миңа. Минем белән бергә булган кешеләр яктылыкны күрделәр, әмма миңа Сѳйләүченең тавышын ишетмәделәр. Мин Аннан: «Раббы, миңа нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиңа дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр», – диде миңа Раббы. Кѳчле яктылыктан сукырайганга күрә, минем белән булган кешеләр мине Дәмәшекъкә җитәкләп алып килделәр. Дәмәшекътә яшәүче, барлык яһүдләр арасында мѳхтәрәм, диндар һәм канунга турылыклы Һанани исемле берәү минем яныма килде һәм миңа: «Шаул туган! Күзләрең ачылсын», – диде. Шундук минем күзләрем ачылды һәм мин аны күрдем. «Аталарыбызның Аллаһысы Аның ихтыярын белергә, Хак Затны күрергә һәм Раббының тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде миңа Һанани. – Чѳнки син барлык кешеләргә күргәннәреңне һәм ишеткәннәреңне сѳйләп, Аңа шаһит булырсың. Шулай итеп, тагын нәрсә кѳтәргә? Тор һәм суга чумдырылу йоласын үт, Раббыга мѳрәҗәгать итеп, гѳнаһларыңны юып тѳшер», – диде ул миңа. Иерусалимга кайткач, Аллаһы Йортында гыйбадәт кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, Раббыны күрдем. Ул миңа: «Ашык һәм тиз арада Иерусалимнан кит, чѳнки монда Минем хактагы шаһитлегеңне кабул итмәячәкләр», – диде. «Раббым! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, Сиңа иман итүчеләрне тотып зинданнарга утыртуым һәм кыйнавым хакында алар беләләр. Синең хакта шаһитлек итүче Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем. Раббы миңа: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына җибәрәм», – диде. Дѳрес, мин дә, Насаралы Гайсә исеменә каршы мѳмкин булган бѳтен нәрсәләрне эшләргә кирәк, дип уйладым. Һәм Иерусалимда мин шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә мин ризалыгымны белдерә идем. Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, күп тапкырлар мин аларны җәзаладым һәм Гайсәгә булган иманнарын инкяр иттерергә тырыштым. Аларга карата ачуым бик кѳчле булганлыктан, андыйларны хәтта чит шәһәрләрдә дә эзәрлекләдем. Тагын шундый максат куеп, баш руханилар тапшырган эш буенча һәм аларның вәкаләте белән Дәмәшекъкә барганда, кѳн уртасындарак, әй, патша, күктән тѳшкән бик кѳчле яктылык күрдем. Кояштан да яктырак ул ут минем һәм юлдашларымның тирә ягын яктыртты. Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Ни ѳчен син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян китерәсең», – диде. «Син кем, Әфәнде?» – дип сорадым мин. Ул миңа әйтте: «Мин – син эзәрлекли торган Гайсә. Тор, аякларыңа бас! Мин сине хезмәтче итеп куяр ѳчен, хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан сиңа киләчәктә күрсәтеләчәк әйберләргә сине шаһит итәр ѳчен сиңа күрендем. Сине яһүд халкыннан да, башка халыклар кулыннан да коткарырмын. Мин сине алар янына җибәрәм. Гѳнаһлары кичерелсен ѳчен, Миңа булган иман аркылы изге ителгәннәр арасында урын алсыннар ѳчен син аларның күзләрен ачарга, аларны караңгылыктан яктылыкка, шайтан хакимиятеннән Аллаһыга таба борырга тиешсең», – диде миңа Раббы. Шуңа күрә, Әгрип патша, күктән килгән илаһи күренешкә мин буйсындым һәм башта Дәмәшекъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бѳтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә һәм яһүд булмаган башка халыкларга вәгазьләдем. Мин аларны тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган лаеклы эшләр кылырга чакырдым. Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты.
Выбор основного перевода