Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар. Дога кылганнан соң алар булган урын селкенеп китте һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң иман итүчеләр Аллаһы сүзен кыюлык белән сѳйли башладылар. Шуннан соң Петер белән Яхъя самареялеләрнең башларына кулларын куйдылар һәм тегеләр Изге Рухны кабул иттеләр. Дәмәшекътә яшәүче, барлык яһүдләр арасында мѳхтәрәм, диндар һәм канунга турылыклы Һанани исемле берәү минем яныма килде һәм миңа: «Шаул туган! Күзләрең ачылсын», – диде. Шундук минем күзләрем ачылды һәм мин аны күрдем.
Выбор основного перевода