Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу могҗизалы галәмәт Иерусалимда яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аның тәгаенлеген инкяр итә алмыйбыз. Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте. Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Улы», – дип, гыйбадәтханәләрдә вәгазь сѳйләп йѳри башлады. Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йѳреп, Дәмәшекътә яшәүче яһүдләрне аптырашка тѳшерде. Бу хактагы хәбәр Иерусалимдагы иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм Барнабны Антиухеягә җибәрделәр. Антиухеягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәтенең җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Раббыга чын күңелдән тугры булып калырга ѳндәде. Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм иман итүчеләр санына күп халык кушылды. Шуннан соң Барнаб Шаулны эзләргә дип Тарска китте һәм, аны табып, Антиухеягә алып килде. Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очраштылар, күп кешеләрне ѳйрәттеләр. Иң беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухея шәһәрендә атый башладылар. Антиухеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә Барнаб, Шимун (аны тагын Нигер дип тә атыйлар), күриниле Луки, ѳлкә идарәчесе Һируд белән бергә тәрбияләнгән Манаин һәм Шаул исемле пәйгамбәрләр, мѳгаллимнәр бар иде. Мин җиргә егылдым һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишеттем. Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Ни ѳчен син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян китерәсең», – диде. Мин хѳр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени? Ә инде һәммәсеннән соң, мин «җитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миңа да күренде.
Выбор основного перевода