Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ләкин сез хәзер Адәм Улының җирдә гѳнаһларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез!Һәм Гайсә паралич суккан кешегә:– Тор, үзеңнең ятагыңны алып, ѳеңә кит! – диде. Әмма Петер: – Минем алтын-кѳмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йѳр! – диде Һәммәгез күргәнчә, Аның исеменә ышану аркылы Аның исеменең кѳче сез күреп белгән бу кешене куәтләндерде, аны Гайсә аркылы килгән иман савыктырды, – диде Петер. – сезнең һәммәгезгә һәм бѳтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнең каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды.
Выбор основного перевода