Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шаул исә бу үтерүне хуплады. Шул кѳннәрдә Иерусалимдагы мәсихчеләрне нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең тѳрле урыннарына таралдылар. Ә Шаул мәсихчеләр бердәмлеген газаплый башлады. Ѳйдән-ѳйгә йѳрде, ир-атларны һәм хатын-кызларны сѳйрәп алып чыгып, зинданга япты. Шаул исә һаман да, Раббының шәкертләрен үтерергә теләп, аларга яный иде. Ул иң баш руханидан Сиңа табынучыларның барысын монда да кулга алырга аның баш руханилардан вәкаләте бар, – диде Һанани. Һәм Иерусалимда мин шулай эшләдем дә: баш руханилардан вәкаләт алып, Аллаһының күп изгеләрен зинданнарга ташлаттым, башкалар аларны үтергәндә мин ризалыгымны белдерә идем. Сез минем яһүд динендәге элекке яшәү рәвешем хакында ишеттегез инде. Ул чакта мин Аллаһы бердәмлеген аяусыз эзәрлекләдем һәм җимереп бетерергә тырыштым Алар, кайчандыр үзләрен эзәрлекләгән кеше хәзер элек үзе юк итәргә тырышкан иманны ук вәгазьли икән, дип кенә ишеткәннәр
Выбор основного перевода