Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар ураза тоткан вакытта, Раббыга хезмәт иткәндә Изге Рух: – Минем эшемне башкару ѳчен сайланган Барнабны һәм Шаулны Миңа аерыгыз, – диде. Ә Паул һәм Барнаб исә кыюлык белән: – Аллаһы сүзе иң элек сезгә игълан ителергә тиеш иде, – диделәр. – Әмма сез аны кире кагасыз һәм шуның белән үзегезне мәңгелек тормышка лаек түгел итәсез. Шуңа күрә без башка халыкларга таба борылабыз. Гаскәриләр башлыгы рѳхсәт бирде. Паул, баскычта басып торган килеш, халыкка ишарә ясады. Тирән тынлык урнашты һәм Паул яһүд телендә сѳйли башлады. Әгрип Фистегә: – Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде. – Иртәгә сез аны тыңларсыз, – дип җавап бирде Фисте. Икенче кѳнне Әгрип һәм Берники, хәрби җитәкчеләр һәм иң күренекле гражданнар белән бергә, бик купшыланып зур бүлмәгә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр. Әгрип Паулга: – Сиңа үзеңне яклап сѳйләргә рѳхсәт ителә, – диде. Шуннан соң Паул кулын күтәрде һәм үзен яклап сѳйли башлады: Аның аркылы һәм Аның исеме хакына без, бар халыклар арасындагы кешеләрне Аллаһыга итагатькә һәм иманга китерү ѳчен, мәрхәмәт һәм рәсүллек алдык. Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә Мине анам карынында чакта ук сайлап алган һәм Үзенең мәрхәмәте белән чакырган Аллаһы исә, яһүд булмаганнар арасында Үзенең Улы турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү ѳчен, Улын миңа күрсәтергә яхшы дип тапкач, мин шунда ук, бер кеше белән дә киңәш итмичә Киресенчә, Яхшы хәбәрне яһүдләргә белдерү эше Петергә тапшырылган кебек, аны башка халыкларга белдерү эше миңа ышанып тапшырылганын күрделәр. Чѳнки яһүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кѳч бирүче Аллаһы яһүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миңа да кѳч бирде. Аллаһы куәтенең хәрәкәте белән Ул биргән мәрхәмәт аркылы мин Яхшы хәбәр тарату эшендә хезмәтче булдым. Миңа, барлык изгеләр арасында иң әһәмиятсезенә, мондый бүләк – Мәсихнең чиксез байлыгын башка халыкларга белдерү Үземне беренче тапкыр яклаган вакытта минем белән беркем дә юк иде, барысы да мине калдырып китте. Бу аларга гаеп булып саналмасын! Раббы исә минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен һәм бар халыкларга ишетелсен ѳчен кѳч бирде һәм мин арыслан авызыннан коткарылдым.
Выбор основного перевода