Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма кайберәүләр, усалланып һәм иман китерергә теләмичә, җыелган халык алдында Раббының юлын яманладылар. Шуңа күрә Паул алардан китте. Шәкертләрне аерып алып, Туран атлы берәүнең дәресләр уза торган бер зур бүлмәсендә һәр кѳн әңгәмәләр корып утырды. Әмма сезнең алда шуны икърар итәм: мин, алар мәзһәб дип атаган юлдан барып, аталарым Аллаһысына хезмәт итәм, Муса канунына һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам. Без Аннан ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәр шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк. Ә инде һәммәсеннән соң, мин «җитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миңа да күренде. Чѳнки Аллаһы: «Караңгылыктан яктылык балкысын», – диде, һәм, Гайсә Мәсих йѳзендә балкыган Аллаһы даны турындагы белемне безгә күрсәтү ѳчен, Аның яктылыгы күңелләребезне яктыртты.
Выбор основного перевода