Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер. Һәм шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез». «Хезмәтче үзенең хуҗасыннан ѳстен түгел», – дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. Алар боларның барысын да сез Минеке булганлыктан эшләрләр, чѳнки Мине Җибәрүчене белмиләр. Мин җиргә егылдым һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» – дигән тавыш ишеттем. Без барыбыз да җиргә егылдык, һәм мин тавыш ишеттем. Ул тавыш миңа яһүд телендә: «Шаул, Шаул! Ни ѳчен син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян китерәсең», – диде.
Выбор основного перевода