Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сезгә шуны әйтәм: шул рәвешчә, тәүбә итәргә мохтаҗ булмаган туксан тугыз тәкъва кеше ѳчен шатлануга караганда, гѳнаһлы бер кешенең тәүбә итүенә күктә күбрәк шатланырлар. Салым җыючы исә читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гѳнаһлыга мәрхәмәтле бул!» – дигән. – Мин – яһүд, Киликия ѳлкәсендәге шактый гына танылган Тарс шәһәреннән. Синнән үтенәм, халыкка сѳйләргә рѳхсәт итче, – диде аңа Паул. – Мин – яһүд кешесе, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимда тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, аталар канунына җентекләп ѳйрәтелдем. Мин дә, сезнең һәммәгез кебек үк, Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.
Выбор основного перевода