Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ураза тотканда, монафикълар кебек караңгы чырайлы булмагыз. Үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, алар шулай караңгы чырай белән йѳриләр. Сезгә хак сүз әйтәм: алар әҗерләрен тулысынча алдылар. Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар маңгайларындагы һәм кулларындагы догалар салган тартмачыкларын киңәйтәләр, күлмәк чукларын озынайталар. Мәҗлесләрдә алар иң түрдә, гыйбадәтханәләрдә иң яхшы урыннарга утырырга яраталар, Һәм дога кылып торган чакта, берәрсенә карата үпкәгез булса, Күктәге Атагыз сезнең гѳнаһларыгызны кичерсен ѳчен, үзегез дә һәммәсен кичерегез. [ – Ике кеше дога кылу ѳчен Аллаһы Йортына кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы булган. Фарисей, торып, болай дип дога кылган: «Йа Аллаһы! Мин моның ѳчен Сиңа рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның унынчы ѳлешен Сиңа бирәм». Салым җыючы исә читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: «Йа Аллаһы! Мин гѳнаһлыга мәрхәмәтле бул!» – дигән. Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз ѳенә кайтып киткән; чѳнки, үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.
Выбор основного перевода