Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуннан соң Аның янына Петер килде һәм:– Раббым, туганымны, әгәр ул миңа каршы гѳнаһ кылса, ничә тапкыр кичерергә тиешмен? Җидегә кадәрме? – Юк, җидегә кадәр түгел, ә җитмеш тапкыр җидегә кадәр, – диде аңа Гайсә. – Күкләр Патшалыгы менә нәрсәгә охшаулы. Күз алдына китерегез: бер патша үзенең хезмәтчеләреннән хисап эшен таләп иткән. Акча хисабы эше башлангач, аңа ун мең талант бурычлы бер кешене китергәннәр. Ул акчаларны кайтарып бирә алмагач, бурычын түләтер ѳчен, патша аның үзен дә, хатынын да, балаларын да, милкен дә сатырга әмер биргән. Бу хезмәтче патша каршында йѳзтүбән капланып әйткән: «Бурычымны кѳтче! Мин сиңа барын да кайтарып бирәчәкмен!» Хуҗасы, аны кызганып, бурычын бәхилләгән һәм хезмәтчесен җибәргән. Ләкин бу хезмәтчесе, киткәч, үзенә бары тик йѳз динар тиешле хезмәттәшләренең берсен очраткан. Ул аның бугазына ябышып, буа башлаган. «Миңа бурычыңны түлә!» – дип таләп иткән. Тегесе, тезләренә егылып, аңа: «Бурычымны кѳтче, мин кайтарып бирәчәкмен!» – дигән. Әмма тегесе, риза булмыйча, бурычын түләгәнгә кадәр, аны тѳрмәгә утырткан. Патшаның башка хезмәтчеләре, моны күреп, бик кайгырганнар һәм бар булган хәлне хуҗаларына сѳйләп биргәннәр. Шуннан соң хуҗасы аны чакырып әйткән: «Яраксыз кол! Үтенгәч, мин синең бѳтен бурычыңны бәхилләдем. Мин рәхимлек күрсәткән кебек, хезмәттәшеңә син дә рәхимлек күрсәтергә тиеш идең бит!» Һәм ачуы чыккан патша, хезмәтчесе бѳтен бурычын түләп бетергәнгә кадәр, аны газаплаучылар кулына тапшырган. Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк.
Выбор основного перевода