Ике чыпчык бер бакыр тәңкәгә сатыла түгелме соң? Әмма аларның берсе дә Атагызның ихтыярыннан башка җиргә егылып тѳшмәс.
Ә сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бѳртегегез дә санаулы.
Шулай итеп, курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк.
Сезнең хәтта башыгыздагы һәр чәч бѳртегегез дә санаулы. Курыкмагыз, сез күп чыпчыкларга караганда кыйммәтлерәк.
Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит.