Шунда тәкъвалар: «Раббыбыз! Синең ач булуыңны күреп, без кайчан ашаттык; сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек?
Синең чит илдән килгәнеңне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек; ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек?
Авырганыңны һәм тѳрмәдә утырганыңны күреп, кайчан Синең яныңа бардык?» – дип сорарлар.
Һәм Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», – дип әйтер.
Кемгә башкаларның күңелен күтәрү сәләте бирелсә, ул аларның күңелен күтәрсен. Кем үзенекен башкалар белән уртаклашса, юмартлык белән уртаклашсын; кем җитәкче булса, ул тырышып җитәкчелек итсен; кем шәфкать күрсәтүче булса, шатланып шәфкать күрсәтсен.