Дога кылганда монафикъларча булмагыз. Алар, барысы да күрсен дип, гыйбадәтханәләрдә һәм юл чатында басып дога кылырга яраталар. Сезгә хак сүз әйтәм: алар тулысынча әҗерләрен алдылар.
Нәрсә генә эшләсәләр дә, аны кешеләр күрсен дип эшлиләр. Алар маңгайларындагы һәм кулларындагы догалар салган тартмачыкларын киңәйтәләр, күлмәк чукларын озынайталар.