Ләкин син фәкыйрьгә ярдәм итәсең икән, ярдәмең яшертен рәвештә эшләнсен ѳчен, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.
Ә син, дога кылганда, бүлмәңә кереп, артыңнан ишегеңне яп һәм күзгә күренмәгән Атаңа дога кыл. Һәм яшертен эшләнгән һәммә эшләрне күрүче Атаң сиңа әҗереңне бирер.