Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез! Анда барып җиткәч, Ул аларга:– Вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен дога кылыгыз, – диде. Мин инде дѳньяда түгел, ә алар әле дѳньяда. Мин Синең яныңа барам. Изге Атам! Без бер булган кебек, алар да бер булсын ѳчен, аларны Үз исемең белән, Син Миңа биргән исемең белән саклап тор. Аларны дѳньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. Ә Раббы Ул – тугры. Ул сезне ныгытыр һәм явыздан саклар. Раббы мине һәрбер явыз эшләрдән йолып алыр һәм, коткарып, Үзенең Күктәге Патшалыгына алып китәр. Аңа мәңгедән мәңгегә дан. Амин. Коткыга бирелгәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чѳнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми.
Выбор основного перевода