Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Камил булырга теләсәң, бар да, булган милкеңне сатып, фәкыйрьләргә ѳләш. Шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр, – диде Гайсә. Милкегезне сатыгыз да ярлыларга сәдака ѳләшегез. Үзегезгә тузмый торган янчыклар әзерләгез, күктә һич тә кимеми торган хәзинә туплагыз, анда карак та тия алмас, кѳя дә тѳшмәс. Чѳнки хәзинәгез кайда булса, күңелегез дә шунда булыр. Моны ишеткәч, Гайсә аңа әйтте:– Сиңа әле бер нәрсә җитми: нәрсәң бар, барысын да сат һәм фәкыйрьләргә ѳләш, шулай эшләсәң, күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары яныма кил дә Миңа ияр. Сез Мәсих белән бергә терелеп тордыгыз, шуңа күрә күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра; җирдәге нәрсәләр турында түгел, һәрвакыт күктәгеләр турында уйлагыз. Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү ѳчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар. Ул моны күкләрдә сезнең ѳчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын ѳчен эшләде.
Выбор основного перевода