Үземнең акчам белән үзем теләгәнчә эшләргә минем хокукым юкмыни? Әллә син минем юмартлыгымнан кѳнләшәсеңме?»
зиначылыкка китерүче явыз ниятләр кешенең йѳрәгеннән килә; шуннан ук саранлык, кабәхәтлек, мәкерлек, әхлаксызлык, кѳнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык килә.
Тәнеңнең яктырткычы – күзләрең. Күзләрең яхшы булса, бѳтен тәнең дә якты була; ә инде күзләрең начар булса, тәнең дә караңгы була.
Шуңа күрә, синең эчеңдәге яктылык караңгылык булмасын.
Ә инде синең бѳтен тәнең якты һәм анда бер генә дә караңгы ѳлеш юк икән, яктырткыч нурлары сине яктырткан кебек, тәнең дә шулай якты булыр.