Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә Үзен ашка чакырган кешегә дә әйтте:– Әгәр син тѳшке яки кичке аш үткәрәсең икән, дусларыңны да, туганнарыңны да, кан кардәшләреңне дә һәм бай күршеләреңне дә чакырма, чѳнки чакыруыңа каршы кайчан да булса алар да сине ашка чакыра ала һәм шуның белән исап-хисап беткән булып чыга. Ә инде мәҗлес үткәрәсең икән, фәкыйрьләрне, гарипләрне, аксакларны, сукырларны чакыр, һәм син бәхетле булырсың, чѳнки алар сиңа кайтарып түли алмыйлар. Ә сиңа тәкъваларның үледән тереләчәк кѳнендә түләнер. Моны бүләк ѳмет итеп әйтмим, әмма табышның сезнең хисапка ѳстәлгән кебек булуын телим. Мин бѳтенесен һәм артыгын да алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнең барын да алдым һәм тулысынча тәэмин ителдем. Алар – хуш исле, Аллаһының күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан. Һәм минем Аллаһым сезнең бар ихтыяҗларыгызны Мәсих Гайсәдәге данлы байлыгыннан канәгатьләндерер. Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен кешеләр ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез, чѳнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез. Раббыдан савап алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, һәммәсен кешеләр ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез, чѳнки сез Раббы Мәсихкә хезмәт итәсез. Раббы Онисифор гаиләсенә шәфкать бирсен, чѳнки ул күп тапкырлар минем күңелемне күтәрде һәм тѳрмәдә утыруымнан оялмады. Киресенчә, Римга килгәч, мине бик тырышып эзләгән һәм эзләп тапкан. Соңгы кѳндә ул Раббы ярдәме белән Ходай шәфкатен алсын. Эфестә чакта аның миңа тырышып хезмәт итүен бик яхшы беләсең.
Выбор основного перевода