Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Гайсә Үзенең шәкертләренә әйтте:– Шуның ѳчен сезгә әйтәм: тормышыгыз ѳчен ни белән тукланырга дип, тәнегез ѳчен нәрсә кияргә дип борчылмагыз. Җан – ризыктан, тән – киемнән мѳһимрәк бит. Козгыннарга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да; аларның келәтләре дә, амбарлары да юк; шулай да Аллаһы аларны туендыра. Ә сез кошларга караганда никадәр кыйммәтлерәк бит. Сезнең кайсыгыз, кайгырганга карап, үз гомерен бер сәгатькә булса да озайта ала? Шулай булгач, кечкенә нәрсәләрне дә эшли алмыйсыз икән, нигә башка нәрсәләр ѳчен кайгырырга? Кыр чәчәкләренә карагыз, алар ничек үсәләр: эшләмиләр дә, эрләмиләр дә; ләкин, сезгә әйтәм, Сѳләйман патша үзенең мәһабәтлелегендә дә аларның берсе кебек тә киенмәгән. Бүген кырда үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак үләнне Аллаһы шулай киендерә икән, әй сез, аз иманлылар, сезне бигрәк тә киендерер. Шулай итеп, ни ашарбыз, ни эчәрбез дип кайгырмагыз һәм хафаланмагыз. Бу дѳнья мәҗүсиләренең тѳп кайгылары шул; ә сезнең Атагыз сезгә бу нәрсәләрнең кирәк икәнен белә. Сез, киресенчә, Аллаһы Патшалыгын эзләгез, һәм болар сезгә бирелер. Үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йѳкләгез, чѳнки Ул сезнең хакта кайгырта. Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шѳкер итеп белдерегез. Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета, Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чѳнки Аллаһы: «Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам», – дигән.
Выбор основного перевода