– Сезгә хак сүз әйтәм: бѳтен дѳнья яңаргач, Адәм Улы шѳһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике кабиләсе ѳстеннән хакимлек итеп, унике тәхеткә утырачаксыз.
– Сезгә хак сүз әйтәм: йортын яки агай-энеләрен яки апа-сеңелләрен яки ата-аналарын яки балаларын яки басуларын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына калдырган һәркем
хәзерге вакытта йѳз тапкыр күбрәк йортлар, агай-энеләр, апа-сеңелләр, аналар, балалар, басулар һәм, әлбәттә, эзәрлекләүләр дә алачак. Ә инде киләчәк дѳньяда мәңгелек тормышка ия булачак.
Ул аларга болай диде:– Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгы хакына йортын яки хатынын, агай-энеләрен, ата-анасын яки балаларын калдырган һәркем,
хәзерге вакытта күп тапкырга артыграк, киләчәк дѳньяда исә мәңгелек тормыш алачак.