Әмма Миңа иман итүче бу кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, диңгезгә ташласалар, аның ѳчен яхшырак булыр иде.
Гайсә Үзенең шәкертләренә шуны әйтте:– Кешеләрне гѳнаһка этәрүче вәсвәсәләр килүе котылгысыз; әмма алар кем аркылы килсә, шуңа кайгы:
шушы кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның ѳчен яхшырак булыр иде.
Шуңа күрә, бер-беребезне хѳкем итүдән туктыйк, моның урынына имандашыгызның юлына киртә куймаска яки вәсвәсәгә бирелү ѳчен сәбәп тудырмаска карар кылыгыз.