Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Берәү синең белән дәгъвалашып, сине хакимгә алып барса, юлда барганда, әле вакыт бар чакта, дәгъвалы эшне җайга сал. Югыйсә, гаепләүчең сине хакимгә китерер, хаким зиндан хезмәтчесенә тапшырыр, һәм сине зинданга ябарлар. Сиңа хак сүз әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың. Дәгъвачың сине хаким янына алып барганда, аның белән юлда ук килешергә тырыш, юкса ул сине хаким алдына ирексезләп алып барыр, ә хаким сине җәзалаучыга тапшырыр, җәзалаучы исә тѳрмәгә ябар. Сиңа шуны әйтәм: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың. чѳнки барысы да гѳнаһ кылдылар һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калдылар. Ә алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар. Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳһер – нәкъ Ул.
Выбор основного перевода