Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – һәм сезгә ачарлар. Һәм догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә. Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да! Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер. Ул кѳнне сез Миннән бернәрсә турында да сорамаячаксыз. Сезгә хак сүз әйтәм: Минем исемем белән Атадан нәрсә генә сорасагыз да, Ул сезгә бирәчәк. Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чѳнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән кѳчсезрәк. Аларны хѳрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас. һәм ни генә сорасак та, Аннан алабыз, чѳнки Аның әмерләрен үтибез һәм Аңа яраклы эшләр эшлибез.
Выбор основного перевода