Әмма Гайсә:– Балаларга ирек бирегез, аларга Минем янга килергә комачауламагыз! Чѳнки Күкләр Патшалыгы менә шундыйларныкы, – диде.
Сезгә хак сүз әйтәм, Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.
Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз ѳенә кайтып киткән; чѳнки, үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер.
Кайбер кешеләр, фатихалау ѳчен Гайсә кулларын куйсын дип, Аның янына яшь балаларны да алып килделәр. Шәкертләре исә, моны күреп, аларны шелтәләделәр.
Ә Гайсә балаларны Үзе янына чакырып әйтте:– Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз, чѳнки Аллаһы Патшалыгы менә шундыйларныкы.
Сезгә хак сүз әйтәм: Аллаһы Патшалыгын балалар кебек кабул итмәгән кеше анда кермәячәк.