Шул вакыт Петер аңына килде: – Хәзер мин чынлап та беләм: Раббы Үзенең фәрештәсен җибәргән. Ул мине Һируд кулыннан һәм яһүд халкы минем белән булыр дип кѳткән һәрнәрсәдән коткарды, – дип уйлады ул.
– Син үз акылыңдамы? – диделәр аңа. Әмма кыз үз сүзендә торды. Ә тегеләр: – Ул аның фәрештәседер, – диделәр.
Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү ѳчен җибәрелгән рухлар түгелмени?