Чѳнки кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер.
Һәм дога кылып торган чакта, берәрсенә карата үпкәгез булса, Күктәге Атагыз сезнең гѳнаһларыгызны кичерсен ѳчен, үзегез дә һәммәсен кичерегез. [
Шулай итеп, алдавыч нәфесләр белән азынган элекке кешенең алдагы яшәү рәвешеннән баш тартыгыз.
Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез.