Нәрсә кылуыгызга игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гѳнаһ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде тәүбә кылса, аны кичер;
сиңа карата кѳнгә җиде тапкыр гѳнаһ кылып, гѳнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, аны кичер.
Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гѳнаһ кылганда тотыла икән, сез, рухлы кешеләр, аны басынкылык белән тѳзәтегез; тик вәсвәсәгә бирелмәс ѳчен һәрберегез үз-үзен дә күзәтсен.
Бер-берегезнең авыр йѳкләрен күтәрешегез һәм шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.
Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳһер – нәкъ Ул.
Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртѳрле явызлыклардан баш тартыгыз.
Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез.
Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса,
ул вакытта белегез: гѳнаһлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гѳнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гѳнаһларның кичерелүен тәэмин итәр.