Шул вакытта Гайсә әйтте:– Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы! Зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшерелгәнне балаларга ачып бирүең ѳчен Сиңа шѳкрана итәм!
– Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә.
Никәдим Аннан:– Кеше картайгач ничек итеп яңадан туа алсын? Ул, анасы карынына кереп, икенче тапкыр туа алыр микән? – дип сорады.
Гайсә җавабында аңа әйтте:– Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сѳт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез;