Ләкин сездә алай булмасын! Сезнең арагызда бѳек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын,
һәм арагызда беренче булырга теләүче сезнең ѳчен кол булсын.
Ә арагыздагы иң бѳеге сезнең ѳчен хезмәтче булсын.
Үзен-үзе күтәрүчене Аллаһы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаһы күтәрер.
Ләкин сездә алай булмасын: сезнең арагызда бѳек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын.
Һәм арагызда беренче булырга теләүче барыгыз ѳчен дә кол булсын.
Сездә алай булмасын: сезнең арагызда иң олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын.
Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер.