Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә ѳйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дѳнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам, – дип әйтте. Гайсә аңа җавабында:– Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез. Атнаның беренче кѳнендә икмәк сындырып ашау ѳчен бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче кѳнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне тѳн уртасына кадәр дәвам итте. Димәк, имандашлар, инде хәзер нәрсә? Сез бергә җыелган вакытта һәрберегезнең мәдхиясе, тәгълиматы, таныш булмаган телдә хәбәре, Аллаһыдан ачылышы, аңлатмасы бар. Болар исә һәммәсе дә бердәмлекне рухи яктан ныгыту ѳчен булсын.
Выбор основного перевода