Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ә мин тәнем белән түгел, күңелем белән яныгызда булганда, андый эш эшләүчене арагызда булган кебек хѳкем иттем: сез Раббыбыз Гайсә исеме белән җыелганда һәм күңелем сезнең белән булганда, Раббыбыз Гайсә кодрәте белән бергә, Раббыбыз кѳнендә аның рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару ѳчен бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк. Читтә булганнарны исә Аллаһы хѳкем итә. Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Үз арагыздан яманлык кылучыны сѳрегез!» Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, бәлки имансызлар алдында хѳкем ителергә ничек батырчылык итәр икән? Дѳньяны изгеләр хѳкем итәчәген белмисезме әллә? Әгәр дѳньяны сез хѳкем итәсез икән, ул вакытта сез әһәмиятсез эшләрне хѳкем итә алмассызмы? Фәрештәләрне хѳкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Кѳндәлек дәгъваларны хѳкем итәргә сәләтебез җитмәсме? Ә кѳндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда сез имансызларны хакимнәр итеп куясызмы? Сезгә оят булсын дип әйтәм: әллә имандашлары арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмы? Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, ѳстәвенә, бу – имансызлар алдында эшләнелә! Имандаш туганнар! Раббыбыз Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер итәбез: бездән кабул иткән ѳйрәтүләр буенча яшәмичә ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз. Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аның ояты килсен ѳчен, аның белән аралашмагыз. ул тәкәббер, һичнәрсә белми, әмма бәхәсләшергә һәм сүз кѳрәштерергә һәвәслек белән агуланган була, һәм болардан кѳнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү килеп чыга, акылларына зыян килгән һәм хакыйкатьтән мәхрүм калган кешеләр арасында фикер каршылыклары туа. Шул кешеләр, диндарлык табыш казануга хезмәт итә, дип уйлыйлар. Андыйлардан ерак йѳр. Бер яки ике тапкыр кисәткәннән соң, бүленешләр китереп чыгара торган кеше белән бернинди уртак эшең булмасын!
Выбор основного перевода