Бар ачыну, ярсу, ачу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртѳрле явызлыклардан баш тартыгыз.
Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез.
Шулай итеп, сез, сѳекле изгеләр, Аның сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз.
Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез.