– Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан.
Гайсә, аларның ышануларын күреп, паралич суккан кешегә әйтте:– Бала, синең гѳнаһларың кичерелде!
Анда берничә канунчы утыра иде, алар үзара уйлаштылар:
– Ул нәрсә сѳйли? Бу бит кѳфер сүз! Гѳнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә ала?
Гайсә, шунда ук рухы белән аларның уйларын белеп, аларга әйтте:– Ни ѳчен сезнең күңелегездә шундый уйлар?
Паралич суккан кешегә ничек дип әйтергә җиңелрәк: «Синең гѳнаһларың кичерелде», – дипме, әллә: «Тор, ятагыңны алып кайтып кит», – дипме?
Хәзер сез Адәм Улының җирдә гѳнаһларны кичерергә хакимлеге барлыгын белерсез. Мин сиңа әйтәм, – Гайсә паралич суккан кешегә мѳрәҗәгать итте:– Тор, ятагыңны ал да ѳеңә кайт.
Нәрсә кылуыгызга игътибарлы булыгыз. Туганың сиңа карата гѳнаһ кылса, аны дусларча шелтәлә, ә инде тәүбә кылса, аны кичер;
сиңа карата кѳнгә җиде тапкыр гѳнаһ кылып, гѳнаһ кылган саен яныңа килеп: «Мин гаепле», – дисә, аны кичер.